Горький тимер юлында “Игътибар, тимер юл кичүе” акциясе уза, ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты - автомобиль һәм тимер юллары кисешкән урыннарда юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.
Акция кысаларында тимер юлчылар Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикалары территорияләрендә махсус чаралар үткәрәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә тимер юл кичүләрендә кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау максаты белән рейдлар уздырыла. Аерым игътибар юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга бирелә.
Моннан тыш, профилактик эшләр алып барыла. Акция кысаларында тимер юлчылар автомәктәпләр һәм пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче автотранспорт предприятиеләренә баралар.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен барлык тимер юл аркылы чыгу урыннары техник туры килү-килмәүгә тикшерелә. Тимер юл кичүләре буенча дежурлар һәм аларның алыштырып торучылары өстәмә инструктажлар узалар.
Белешмә өчен. Казан төбәге 195 тимер юл кичүендә хезмәт күрсәтә. Ел башыннан полигонда 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән инде. РФ Дәүләт Думасы тимер юл аркылы чыгу урыннарында йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны арттырырга ниятли.