«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Казан агломерациясендә ремонт эшләре 63% башкарылган

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2018 елда проект кысаларында 113,72 км юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бирегә 81 объект керә, шул исәптән: федераль юлларда 18,82 км озынлыктагы 6 объект, төбәк юлларында 60,5 км озынлыктагы – 12. Ремонт планына 34,39 км озынлыктагы Казанның 64 объекты (яки 36 урам) кергән. Бу М-7 «Волга», Казан-Оренбург федераль юллары, Казан-Малмыж, Казан-Шәмәрдән, Столбищи-Атабай төбәк юллары һәм түбәндәге Казан урамнары - Оренбург тракты, Даурия, Дубравная, Максимов, Короленко, Курчатов, Ленин дамбасы һәм башкалар.

Хәзерге вакытта эшләр Казанның 12 объектында тулысынча тәмамланган - Ленин дамбасында, Меңьеллык Мәйданында, Тимерязев, Сибгат Хәким, һ. б. урамнарында. 10 объектта асфальт-бетон катнашмасын җәю тәмамланган. Гомуми үтәү 63% тәшкил итә.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар планлаштырылган. Аерым алганда, Сибгат Хәким һәм Нигъмәтуллин, Даурия һәм Карбышев урамнары киселешендә, Вересаев урамындагы 1а йорты янында, һ. б. 32 светофор объекты урнаштырылачак. Шулай ук якынча 10 км җәяүлеләр коймалары, 19 ясалма тигезсезлекләр урнаштырылачак һәм 256 юл билгесе алыштырылачак.

Агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация торышында булган автомобиль юлларының көтелгән өлеше 81,5% тәшкил итәчәк. Ике ел эчендә норматив хәлдә булган юлларның гомуми арткан өлеше, проектны тормышка ашыруның беренче этабы азагына 15,9% тәшкил итәчәк.

2016 елда юл һәлакәтләре еш була торган урыннар саны белән чагыштырганда андый урыннар саны 68% кимиячәк.

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча паритет башлангычларда финанслауның гомуми күләме 1,6 млрд. сум тәшкил итә.

 

Рәсемдә: Ленин дамбасы ремонттан соң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International