Федераль пассажир компаниясе Круглое поле - Арзамас-2 – Дивеево маршруты буенча һәм кире якка тимер юл һәм автомобиль транспортын кулланып яңа мультимодаль маршрут ачып җибәрә. Әлеге маршрутта «поезд-автобус» схемасы буенча көн саен пассажирлар йөртү 5 июльдән башланачак.
Пассажирлар йөртү өчен ФПКнең ерак араларга йөрүче Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче һәм Арзамас-2 станциясе аша узучы поездлары кулланылачак, һәм шулай ук Дивеево - Арзамас-2 станциясе маршруты буенча һәм кире юнәлештә йөрүче автобуслар. «Поезд-автобус» рейслары килү һәм китү вакытларында кисешәчәк. Автобуста бару вакыты 1,5 сәгать тәшкил итәчәк, бәясе – 250 сум.
112 нче номерлы Мәскәү - Круглое Поле поезды пассажирлары Арзамас-2 станциясеннән 07:30 сәгатьтә китүче автобусларга күчеп утыра алалар. Пассажирлар 111 нче номерлы Круглое Поле – Мәскәү поездына утыра алсын өчен Дивееводан автобуслар 20:00 китәчәк.
Автобуска юлда йөрү документы хәрби таләпләр, «Мәктәп» ташламалы категория буенча, шулай ук ташламалы категорияле гражданнарга махсус талоннар буенча рәсмиләштереләчәк.
Юлда йөрү документы 10 яшькәчә балаларны автобуста алып бару өчен тулы тариф буенча рәсмиләштереләчәк. Автобуста йөрүгә билетны кулланмаган очракта ташулар башланганчы 12 сәгатьтән дә соңга калмыйча кире кайтарып бирергә мөмкин.
Пассажирлар автобуска билет һәм билетта күрсәтелгән шәхесне раслый торган документ күрсәткәч утыртылачак. Пассажирлар автобустагы буш урыннарга урнаштырылачак.
Автобус һәм поездга билетларны тимер юл вокзалларындагы ерак юнәлешләрнең теләсә кайсы кассасында яки РТЮ сайтында рәсмиләштерергә була.