Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 179 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5096 кеше килгән, 5432 пассажир киткән.
4 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: +25 - +30 градус.