4 июльдән Сокуры-Кирби-Травкино автомобиль юлы участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылачак

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Лаеш муниципаль районында 4 июльдән 5 июльгә кадәр Сокуры-Кирби-Травкино автомобиль юлының 4,8 км алып 6 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.

Автомобиль транспорты йөртүчеләргә урап узу өчен федераль әһәмияттәге «Казан» халыкара аэропортына керү юлы, Казан-Оренбург автомобиль юлы һәм төбәк әһәмиятендәге Аэропорт-Стобище, Столбище-Атабай, Сокуры-Кирби-Травкино автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләрен куеп урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International