Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 52 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 107 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 130 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 40 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5859 кеше килгән, 6653 пассажир киткән.
3 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +26 - +31 градус.