Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 29 июне, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 149 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 125 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 42 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6866 кеше килгән, 7236 пассажир киткән.

29 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +24 - +29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International