Иртәгә «Содружество» компаниясе вокзалларда һәм шәһәр яны поездларында “Пассажирлар көне” акциясе үткәрәчәк

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

28 июньдә «Содружество» пассажир компаниясе “Пассажирлар көне” акциясе үткәрә. Чара барышында теләге булган һәркем шәһәр яны тимер юл транспортында ташуларны оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Акция 6102 нче номерлы Канаш-Казан шәһәр яны поездында Канаш-Урмары участогында (Канаш станциясеннән 08.20 китә, Урмары станциясенә 09.13 килә) һәм № 6371/6379 нчы номерлы Ижевск-Нократ Аланы шәһәр яны поездында (Ижевск станциясеннән 08.33 китә, Нократ Аланы станциясенә 13.00 килә).

“Пассажирлар көне” шулай ук түбәндәге станцияләрдә үткәреләчәк: Красноуфимск - 11.00-12.00 сәгатьтә, Яшел Үзән - 14.00-16.00 сәгатьтә һәм Нократ Аланы 11.00-12.00 сәгатьтә. Җәдвәлдә Мәскәү вакыты күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International