Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 141 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 137 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6429 кеше килгән, 6692 пассажир киткән.

27 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән яшен вакытында секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +28 - +31 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International