«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Короленко урамының Ямашев проспектыннан Воровский урамына кадәр транспорт йөри торган өлеше ремонтланган. 45 592 кв.м тәшкил иткән гомуми мәйданда, яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасы ЩМА-15 җәелгән, парковка мәйданчыклары һәм автобуслар туктау урыннары җиһазландырылган. Тротуарларны ремонтлыйсы, юл билгеләре куясы һәм юл тамгалары төшерәсе калган.
Эшләрнең генераль подрядчысы булып «Каздорстрой» ААҖ тора.
Короленко урамы Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында Черноморская урамы белән киселештән промзонага кадәр уза. Ямашев проспекты белән киселештән соң дүрт-алты полосалы шәһәр магистраленә әйләнә. Шулай ук Восстание, Чуйков урамнары белән кисешә. Аның гомуми озынлыгы 2,7 км тәшкил итә.
Биредә фехтование буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, «Новинка» сәүдә үзәге, Татарстан таможнясы, Казанның Яңа Савин районы суды, «Элекон» заводы, 795 км тукталыш платформасы кебек объектлар һ. б. урнашкан.