Бүген «Содружество» компаниясе Мәскәү аэроэкспрессына билетлар сата башлады. Билет сату пункты «Казан» халыкара аэропортының очып китү зонасында урнашкан. Эш вакыты - тәүлек буе.
«Аэроэкспресс» электропоезды Мәскәү вокзаллары һәм аэропортлары арасында тукталышларсыз хәрәкәт итә. Юлдагы вакыт - 45 минут. «Содружество» АҖнең сату пунктында түбәндәге маршрутлар буенча аэроэкспресска билет сатып алырга була: Домодедово аэропорты – Павелецкий вокзалы, Внуково аэропорты – Киев вокзалы, Шереметьево аэропорты – Белорус вокзалы. Билетлар аэроэкспрессның теләсә нинди юнәлешендә гамәлдә булачак.
«Содружество» АҖнең сату пунктында 500 сумга «Стандарт», 850 сумга «Федераль» һәм 1500 сумга «Федеральный Семья&Друзья» тарифлары буенча билетлар сатып алырга була. Түләү ысуллары – акчалата. Якын арада акчасыз түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.