Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Петербург урамында ремонт тәмамланган

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Петербург урамының Артем Айдинов урамыннан алып Нурсолтан Назарбаев урамына кадәрге участогында ремонт тәмамланган. 23250 кв.м тәшкил иткән гомуми мәйданда, искесен салдырып, яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон ЩМА-15 җәелгән. Тротуарлар ремонтланган, юл тамгалары төшерелгән.  

Эшләрнең генераль подрядчысы булып, Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе, «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, Петербург урамы Казанның тарихи үзәгендә урнашкан һәм шәһәрнең комплекслы истәлекле урыннарының берсе булып тора. Урамның алдагы исемнәре - Свердлов, Георгий. Урам төньяк-көнбатышта Тукай үзәк шәһәр мәйданыннан көньяк-көнчыгышта аңа перпендикуляр торган Назарбаев урамына килеп тоташа. Урамның озынлыгы 1800 м тәшкил итә, шуларның 530 м – җәяүлеләр юлы.

Урамның җәяүлеләр йөри торган өлеше Казанның 1000 еллыгына Санкт-Петербург хөкүмәте ярдәме белән реконструкцияләнгән. Урамның башында һәм ахырында ике метро станциясе урнашкан - «Тукай мәйданы» һәм «Сукно бистәсе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International