Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 133 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 159 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 38 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 8666 кеше килгән, 6206 пассажир киткән.
25 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, көньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында җил секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +29 - +34 градус.