942 км платформасында өстәмә тукталыш кертелә. Шул сәбәпле, 28 июньдә 6924 нче номерлы Казан-Кизнер шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә. Поезд Кукмара станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә, Кекоран (07.12-07.13), Нократ Аланы (07.21-07.22), 942 км (07.25-07.26), Ямное (07.30-07.31). Алга таба гамәлдә иске җәдвәл.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.