Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 202 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 148 рейс башкарылган, шул исәптә 26 чартер, 41 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7646 кеше килгән, 8341 пассажир киткән.
22 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12, төнлә урыны белән 14 метрга кадәр. Температура: +21 - +26 градус.