24 июньгә кадәр М-7 «Волга»-Колай-Питрәч автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен ябылачак

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Питрәч районында 24 июньдә М-7 «Волга»-Колай-Питрәч автомобиль юлының 0 чакрымыннан алып 1,6 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.

Автомобиль транспорты йөртүчеләргә урап үтү өчен төбәк әһәмиятендәге Казан-Шәмәрдән, Иске Шигалеево-Питрәч, М-7 «Волга»-Колай-Питрәч һәм федераль әһәмияткә ия булган М-7 «Волга» автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен куеп вакытлыча үтү схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International