Техник сәбәпләр аркасында 22 июньнән берничә көнгә Казан-Албаба-Казан һәм Арча-Албаба шәһәр яны поездлары маршруты берничә көнгә кыскара. Пассажирларга Свияжск-Албаба һәм Албаба-Свияжск участогында хәрәкәтне тәэмин итү өчен «Содружество» компаниясе автобус маршрутлары оештыра.
22 июньдә 6365 нче номерлы Казан-Албаба поезды Казан-Свияжск маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Казан станциясеннән китү вакыты 13.50, Свияжск станциясенә килү вакыты 15.07). Свияжск станциясеннән автобус 15.15 кузгала, алга таба Ходяшево, Бишбатман, Киреево, Албаба станциясенә 16.00 сәгатьтә килә.
22 июньдә 6366 нчы номерлы Албаба-Казан поезды Свияжск-Казан маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Свияжск станциясенннән 17.06 китә, Казан станциясенә 18.27 килә). Албаба станциясеннән автобус 16.05 кузгала, алга таба Киреево, Бишбатман, Ходяшево, Свияжск станциясенә 16.50 килә.
25, 29 июньдә, 1, 3, 5, 9, 13, 17, 21 июльдә 6362 нче номерлы Албаба-Казан поезды Свияжск-Казан маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Свияжск станциясенннән 07.08 китә, Казан станциясенә 08.24 килә). Албаба станциясеннән автобус 06.00 китә, алга таба Киреево, Бишбатман, Ходяшево, Свияжск станциясенә 06.50 килә.
25, 29 июньдә, 1, 3, 5, 9, 13, 17, 19, 21, 23 июльдә 6469 нчы номерлы Арча-Албаба поезды Арча-Свияжск маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Арча станциясеннән 06.02 китә, Свияжск станциясенә 08.31 килә). Свияжск станциясеннән автобус 08.45 кузгала, Албаба станциясенә 09.30 сәгатьтә килә.
25, 29 июньдә, 1, 3, 5, 9, 13, 17, 19, 21, 23 июльдә 6364 нчеи номерлы Албаба-Казан поезд Свияжск-Казан маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Свияжск станциясенннән 10.11 китә, Казан станциясенә 11.30 килә). Албаба станциясеннән автобус 09.00 китә, алга таба Киреево, Бишбатман, Ходяшево, Свияжск станциясенә 09.50 килә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.