Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 141 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 139 рейс башкарылган, шул исәптә 23 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7045 кеше килгән, 6060 пассажир киткән.

21 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан секундына 22 метрга кадәр. Температура: +19 - +24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International