23 июнь көнне Казанда милли бәйрәм - Сабантуй узачак. Сабантуй уза торган мәйданчыкка - Каенлыкка “Содружество” АҖ шәһәр яны поездларында барырга мөмкин.
Поездлар Казан-1 станциясеннән Каенлык станциясенә кадәр 00.03, 08.05, 09.50, 12.25, 14.45, 18.05, 20.02, 21.40 сәгатьләрдә кузгалачак. Кире якка поездлар 06.20, 08.55, 11.30, 13.15, 17.18, 18.53, 20.50, 22.33 сәгатьләрдә китәчәк. Юл озынлыгы 10 минут дәвам итә. Юлда барган өчен 22 сум түләргә кирәк булачак.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.