Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 152 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 120 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 37 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7707 кеше килгән, 6347 пассажир киткән.
19 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәючән - секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: +24 - +29 градус.