Казан-Албаба-Казан шәһәр яны поездлары маршруты Свияжск станциясенә кадәр вакытлыча кыскарачак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Техник сәбәпләр аркасында 22 июньнән Казан-Албаба-Казан шәһәр яны поездлары маршруты кыскара.   Пассажирларга Свияжск-Албаба һәм Албаба-Свияжск участогында хәрәкәтне тәэмин итү өчен «Содружество» компаниясе автобус маршрутлары оештыра.

22 июньдә 6365 нче номерлы Казан-Албаба поезды Казан-Свияжск маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Казан станциясеннән китү вакыты 13.50, Свияжск станциясенә килү вакыты 15.07). Свияжск станциясеннән автобус 15.15 кузгала, алга таба Ходяшево, Бишбатман, Киреево, Албаба станциясенә 16.00 сәгатьтә килә.

22 июньдә 6366 нчы номерлы Албаба-Казан поезды Свияжск-Казан маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Свияжск станциясенннән 17.06 китә, Казан станциясенә 18.27 килә). Албаба станциясеннән автобус 16.05 кузгала, алга таба Киреево, Бишбатман, Ходяшево, Свияжск станциясенә 16.50 килә.

25, 29 июньдә, 1, 3, 5, 9, 13, 17, 21 июльдә 6362 нче номерлы Албаба-Казан поезды Свияжск-Казан маршруты буенча гамәлдәге җәдвәл нигезендә хәрәкәт итәчәк (Свияжск станциясенннән 07.08 китә, Казан станциясенә 08.24 килә). Албаба станциясеннән автобус 06.00 китә, алга таба Киреево, Бишбатман, Ходяшево, Свияжск станциясенә 06.50 килә.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru,  шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International