Россиядә 2018 елгы FIFA Дөнья чемпионаты стартына Россия тимер юллары оештыручы шәһәрләрнең тимер юл вокзалларында юлда йөрү документы номеры буенча Wi-Fi челтәрләренә тоташу мөмкинлеген гамәлгә ашырган. Хезмәтне РТЮ ААҖнең бүлендек җәмгыяте - «ТрансТелеКом» компаниясе күрсәтә.
Яңалык беренче чиратта Россия мобиль операторының SIM-картасы булмаган чит ил кунакларына ярдәм итәчәк. Элек Wi-Fi челтәрләренә кәрәзле телефон номеры буенча гына тоташырга мөмкин иде.
РТЮ чыбыксыз интернет челтәренә тоташу мөмкинлеген бөтен ил буенча 136 вокзалда, станциядә һәм тукталыш пунктларында тәэмин иткән, һәм әлеге хезмәт бик популяр. Интернетка тоташучылар саны 6 миллионнан артып киткән.