Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 176 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 111 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5898 кеше килгән, 6814 пассажир киткән.

18 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан секундына 14 метрга кадәр. Температура: +22 - +26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International