Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләре хәзер балалар өчен экологик һәм куркынычсыз - биредә экозоналар барлыкка килде. Алар экологик тематикада оформить ителгән тематик мәйданчыклардан торалар. Эскәмияләр, әкияти персонажлар, кое, аккошлар – барысы да калдыклардан икенчел эшкәртелгән һәм экологик яктан чиста материаллардан эшләнелгән. Проект 9 станциянең (Юдино, Буа, Урмары, Арча, Нократ Аланы, Сосновка, Чамзинка, Ибреси һәм Помары) вокзал буе территорияләрендә гамәлгә ашырылган.
Проектның төп максаты – вокзал территорияләрен яшелләндерү һәм төзекләндерү, табигатьне саклау эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Территория тимер юллардан һәм башка инфраструктура объектларыннан куркынычсыз ераклыкта урнашкан. Монда пассажирлар поезд көткән арада балалар белән ял итә алалар. Шул рәвешле яшь пассажирлар өчен интерактив функция дә үтәлә.