10 июньнән Яшел Үзән-Васильево аралыгындагы 764 нче чакрымда тимер юл кичүе вакытлыча ябылачак

2018 елның 9 июне, шимбә

10 нчы июньнән Горький тимер юлында Яшел Үзән-Васильево аралыгындагы 764 нче чакрымдагы тимер юл кичүендә ремонт эшләре башкару сәбәпле автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.

Горький тимер юлы автомобиль транспорты йөртүчеләргә маршрутларын планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын һәм вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорый.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International