«Бигеш» аэропорты май аенда пассажирлар агымын 28% арттырды

2018 елның 9 июне, шимбә

«Бигеш» аэропорты агымдагы елның май аенда 64 970 кешегә хезмәт күрсәткән, бу 2017 елның  шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 28% күбрәк.

Эчке һава линияләрендә узган айда пассажирлар агымының арту күләме 23% (51 402 кеше) тәшкил итте. Авиакомпанияләр арасында май аенда ташулар буенча «Аэрофлот», «S7» һәм «Победа» лоукостеры лидерлар булдылар. Алар гомуми күләмдә 45 036 кешегә хезмәт күрсәткәннәр, бу әлеге чорда аэропортның гомуми пассажирлар агымының 69% тәшкил итә. Россия буенча иң зур пассажирлар агымы артуы Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Минераль Сулар кебек юнәлешләрдә күзәтелде.

Июнь аенда «Бигеш» аэропортыннан «Ижавиа», Nordavia, Nordwind Airlines авиакомпанияләре һәм «Победа» лоукостеры Сочи, Анапа һәм Симферополь юнәлешләрендә җәйге рейсларга старт ала.

Халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымы май аенда 13 568 кеше тәшкил иткән. Аэропортның язгы-җәйге җәдвәлендә Антальяга рейсларны Atlas Global, Nordwind Airlines һәм Azur Air авиакомпанияләре башкара. Бигештән төрек курортына атнага барлыгы 10-12 рейс башкарылачак, Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында өстәмә рейслар планлаштырыла.

 Шулай ук 23 майда Бигештән Туниска (Монастир) рейслар старт алды, аларны Nordwind Airlines авиакомпаниясе гамәлгә ашыра. Моннан тыш, 26 майдан аэропорт җәдвәленә Azur Air авиакомпаниясенең Даламанга (Мармарис курорты) рейсы керде, ул 10-11 көнгә 1 тапкыр Anex tour туроператоры мәнфәгатьләренә карап башкарыла.  

Узган айның мөһим вакыйгалары булып Бигеш аэропортының «БДБ илләре арасында елның иң яхшы аэропорты» (1 миллионга кадәр пассажирга хезмәт күрсәтү) конкурсында җиңүе булды, шулай ук Главгосэкспертизаның Халыкара һава линияләренең аэровокзал комплексы төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International