Түбән Камада “Игътибар, тимер юл кичүе” дип исемләнгән акция узды

2018 елның 8 июне, җомга

Түбән Камада Первопроходцев урамы буенча 23 чакрымдагы тимер юл кичүендә “Игътибар, тимер юл кичүе” дип исемләнгән профилактик акция узды. Бу хәрәкәт кызу булган тимер юл аркылы чыгу урыны - тәүлек саен аның аша якынча 18 мең автомобиль уза, шул исәптән 26 автобус маршрутлары. Акция дөньяның 40 илендә тимер юл оешмалары билгеләп үтә торган Халыкара тимер юл кичүләренә игътибарны җәлеп итү көненә багышланган.

Чараның максаты – автотранспорт йөртүчеләргә тимер юллар аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нинди нәтиҗәләргә китерә алуы  турында искәртү.

Мәгълүмати-аңлату эшләрен үткәрүнең актуальлеген автомобильчеләр ягыннан тимер юл кичүләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын даими рәвештә теркәп баручы дежур хезмәткәрләр ассызыклый. Алар светофорның тыючы сигналына чыгып китү, тимер юл кичүендә транспорт чарасын узу, «Проезд без остановки запрещен» билгесе бозу һ. б. кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәп баралар. Аннары бу мәгълүмат ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырыла. 2018 елның 5 ае эчендә юлның Круглое Поле дистанциясендә генә дә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 38 шундый хокук бозулар теркәлгән, 2017 елда бу чорда - 21.

Әйтергә кирәк, 2018 ел башыннан Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәгенең Татарстан Республикасы чикләрендә урнашкан тимер юл аркылы чыгу урыннарында автотранспорт йөртүче гаебе белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге чикләрендә 61 тимер юл кичүе эксплуатацияләнә.

Поездлар һәм автомобиль транспортының куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен,  шулай ук тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуны киметү өчен Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2018 елга чаралар планын төзеделәр һәм расладылар. Документта яңа юл билгеләре кую, автомобиль юлларын асфальтлау, түшәмәне ремонтлау, күрү мөмкинлеген яхшырту кебек кайбер техник чаралар билгеләнгән. Әлеге чаралар төбәк территориясендә 26 тимер юл кичүен һәм аларга керү юлларын карап тоту һәм эксплуатацияләү сыйфатын арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Тимер юл кичүләре исемлеген билгеләгәндә җәмәгать транспорты маршрутлары, транспорт хәрәкәте ешлыгы һәм тимер юл кичүенең техник хәле исәпкә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International