Вагонлы күчмә паркны яңарту планы нигезендә «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең Горький филиалына 2018 елда «Тверской вагоностроительный завод» ААҖ җитештергән 56 яңа плацкарт вагон тапшырылачак. Алар барысы да заманча җайланмалар белән җиһазландырылган - экологик яктан чиста бәдрәфләр, кондиционирлау системасы, янгын сүндерү җайланмалары, телефон розеткалары һәм башкалар.
Яңа вагоннар 87/88 нче номерлы Түбән Новгород-Адлер һәм 1/2 нче номерлы Казан-Мәскәү поздлары составында эксплуатацияләнәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге маршрутларга тотрыклы пассажирлар ихтыяҗы саклана.
Агымдагы елда «Федераль пассажир компаниясе» АҖ пассажирларның барлык таләпләренә туры килә торган яңа вагоннар сатып алу күләмен арттырган. Ел ахырына кадәр 686 берәмлек күчмә состав сатып алыначак. Шул ук вакытта гомуми күләмнең 86% ын 589 плацкарт вагоннар тәшкил итәчәк. Мондый бүлү аларга ихтыяҗ булу шарты белән бәйле, шулай ук дәүләтнең РТЮ холдингы алдында куйган халыкны тимер юл транспорты белән тәэмин итү бурычы тора.