Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 125 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 170 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4457 кеше килгән, 4702 пассажир киткән.
6 нчы июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 18 метрга кадәр. Температура: +14 - +19 градус.