Июнь бәйрәмнәре вакытына ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнгән

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Федераль пассажир компаниясе пассажирлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен июнь бәйрәмнәре вакытына Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Саранск шәһәрләренә өстәмә поездлар билгеләгән.

Татарстан башкаласын Мәскәү белән 4 өстәмә поезд бәйләячәк:

271/272 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды 7, 8, 12 июньдә 19:40 сәгатьтә китәчәк, Мәскәүдән - 8, 9 һәм 13 нче июньдә 19:40 сәгатьтә.

295/296 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды 9, 13 июньдә 00:02 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Мәскәүдән - 10 һәм 14 июньдә 01:30 сәгатьтә.

275/276 нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды 9 июньдә 00:15 китәчәк, Мәскәүдән - 10 июньдә 01:40.

268/267 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды 8, 9 июньдә 10:10 китәчәк, Казанга 23:30 киләчәк. Казаннан 9 июньдә 01:30 китә, Мәскәүгә 17:38 килә. Шулай ук Казаннан 12 июньдә 15:47 сәгатьтә китүче поезд да бар,  Мәскәүгә 13 июньдә 04:30 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Моннан тыш, Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Саранск шәһәрләренә өстәмә поездлар билгеләнгән.

Юл йөрү документларын ФПК АҖнең билет кассаларында, РТЮ сайтында "Пассажирларга" бүлегендә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү транзакцион терминаллар (ТТС) һәм «РТЮ Пассажирлар» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Поездлар хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны РТЮның бердәм мәгълүмат-сервис үзәге телефоны 8-800-775-00-00 аша (Россия буенча шалтырату бушлай) яки РТЮның http://www.web.rzd сайтында "Пассажирларга" бүлегендә алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International