Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 160 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 120 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 37 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4960 кеше килгән, 5241 пассажир киткән.
5 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: +22 - +27 градус.