Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керүне чикләячәкләр

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

ТР Транспорт министрлыгы һәм Республика Дәүләт автоинспекциясе автобуста ташуларны даими рәвештә гамәлгә ашыручы транспорт компанияләре хезмәтеннән файдаланырга киңәш итә.

Беренче июньнән шәһәргә керүгә рөхсәте булмаган автобуслар Казаннан борылып китәләр. Чикләүләр М2 категорияле автобусларга (массасы биш тоннадан кимрәк булган һәм пассажирлар өчен урыннар саны сигездән күбрәк булган), шулай ук М3 - массасы биш тоннадан артык  булган, шулай ук сигездән артык пассажир йөртергә мөмкинлеге булган. Дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү вакытында ТР башкаласына эләгү өчен аларның махсус рөхсәтләре булырга һәм алар билгеле булган таләпләргә җавап бирергә тиеш.

«Апрельдән барлык ташучыларга кисәтү ясалган, әмма кагыйдәләр буенча уйнарга теләмәгәннәр дә бар. Без гражданнарны, автобуслар тикшерү уза алмаган очракта көтелмәгән хәлләр булмасын өчен, даими рәвештә пассажирлар ташучылар хезмәтеннән файдаланырга өндибез», – дип билгеләп үтте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы пресс-конференция вакытында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров.

Зур автобуслар Казанга өч керү юлыннан гына эләгә алалар - Мамадыш тракты, Оренбург тракты һәм Горький шоссесыннан.

«Барлык шәһәргә керү юлларында “Въезд автобусов запрещен” билгеләре урнаштырылган, ә өч рөхсәт ителгән керү юлында постлар оештырылган, анда, шул исәптән, этләр белән кинологлар да тора һәм пассажирлар багажын тикшерәләр. Керү юлларында борылу юллары да каралган – пассажирларны төшерәчәкләр», – дип ассызыклады ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов.

Казанга керү өчен ташучылар спутник навигациясе аппаратурасына ия булырга һәм «2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе»нә мәгълүмат тапшырырга тиеш. Моннан тыш, транспортка шәһәргә керү турындагы рөхсәтне РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкаләтле органы бирә ала.  

«Беренче июньнән Казанга тиешле рөхсәт белән 500 автобус кергән », – дип уртаклашты «2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты транспорт дирекциясе» АКОның төбәк вәкиле Булат Халитов.

Вокзаллардан китүче даими ташучылар мәгълүматлар базасына кертелгән инде һәм шуңа күрә шәһәргә керү рөхсәтенә ия. Үзләрен заказлы ташуларны гамәлгә ашыручылар дип игълани иткән шәхси ташучыларга, рөхсәтләре булмаган очракта, керү юлы ябылырга мөмкин.   

 

Рамил Гали фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International