Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,93 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,30 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4833 кеше килгән, 5559 пассажир киткән.

4 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International