Агымдагы елның 1 нче кварталы нәтиҗәләре буенча Юдино эксплуатацион локомотив депосы «РЖД» ААҖнең тармак ярышында 1 урын алды.
Депо коллективы хезмәтне саклау һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы торышын яхшыртып иң яхшы җитештерү һәм финанс-икътисади күрсәткечләргә ирешкән.
Тармак ярышында җиңүчеләргә призлы урынны бирү турында таныклыкны «РТЮ» ААҖ филиалы – Хәрәкәткә китерү дирекциясе башлыгы урынбасары Владимир Кривоносов 30 майда үткәрелгән тантаналы җыелышта тапшырды.
Очрашу азагында шулай ук депоның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Белешмә өчен:
Юдино депосы соңгы тапкыр 2017 нче елда иң яхшы дип танылды, ул 3 квартал нәтиҗәләре буенча 2 нче урын алды.
2018 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендәге Юдино эксплуатацион локомотив депосына 100 ел тула.
Депо коллективында 1300дән артык кеше эшли. Җаваплылык зонасы Татарстан, Марий Эл, Чувашия республикаларының бөтен территориясен диярлек үз эченә ала. Депо пассажир, шулай ук йөк поездларына хезмәт күрсәтүдә специальләшә. Локомотив бригадалары түбәндәге юнәлешләр буенча поездлар йөртә: Казан – Вековка, Казан – Әгерҗе, Казан – Сергач, Казан – Йошкар-Ола, Казан – Ульяновск.