Казанда тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Тимер юл транспорты федераль агентлыгы советының күчмә утырышы узды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү алдыннан 2018 елның 31 маенда Казан шәһәрендә тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларында һәм метрополитенда транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Тимер юл транспорты федераль агентлыгы советының күчмә утырышы узды. Тиешенчә әзерләнгән һәм аттестация үткән хезмәткәрләр транспорт инфраструктурасы объектларын законсыз тыкшыну актларыннан саклауны тәэмин итүнең мөһим өлеше булып тора.

Совет утырышында Росжелдор җитәкчесе Чепец Владимир Юрьевич, «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры урынбасары Федосеев Николай Владимирович, Идел буе транспорт прокуроры урынбасары Неговора Андрей Егорович, Россия Транспорт министрлыгы һәм Транспорт өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Ространснадзор) вәкилләре, Агентлыкларның территориаль идарәләре җитәкчеләре һәм тармак буенча югары уку йортлары ректорлары, Россия метрополитеннары вәкилләре һәм берничә коммерцияле булмаган тимер юл ассоциацияләре вәкилләре катнашты.

Казан чараны уздыру урыны итеп юкка гына сайланмаган. Шәһәрдә Федераль тимер юл транспорты агентлыгы компетенциясенә караган транспорт инфраструктурасына кергән барлык юнәлешләр бар, бу заманча тимер юл вокзаллары, метрополитен, Казан тимер юл вокзалын шәһәрнең һава гаване белән бәйләүче интермодаль комплекс бар. Казанда соңгы вакытта вокзал һәм метроны транспорт куркынычсызлыгы бүлекчәләренең аттестация үткән хезмәткәрләре көче белән саклауны оештыру буенча пилот проектлары тормышка ашырылды. Казанда Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән Росжелдор белән аккредитацияләнгән берничә аттестацияләүче оешма эшли, алар шәхси мәгълүматлар, белем, сәләт, осталык, физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерүне тәэмин итәләр һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә генә түгел, ә Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын  уздыру планлаштырылган башка Россия Федерациясе субъектларында да транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүче көчләр хезмәткәрләре буларак аттестациягә дәгъва белдергән затларны психофизиологик тикшерү үткәрәләр.

Советның эш нәтиҗәләре буенча Чемпионатны транспорт белән тәэмин итүдә җәлеп ителгән тимер юл транспорты объектларында һәм метрополитенда транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүче көчләрне әзерләү һәм аттестацияләүне төгәлләүгә, шулай ук алга таба транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүче көчләрне аттестацияләү системасын камилләштерүгә ярдәм итүче карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International