«Казан» халыкара аэропорты ел башыннан 1 000 000 пассажирга хезмәт күрсәткән. Узган, пассажирлар агымы күләме буенча бик нәтиҗәле, ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткечкә 1 айга иртәрәк ирешелгән.
Эчке рейсларда «Казан» аэропорты пассажирлар агымын 25% арттырган.
Халыкара рейсларда пассажирлар агымының күләме 52% арткан. Иң популяр маршрутлар арасында яхшы күрсәткечләрне Дубай (+130%), Баку (+132%), Пхукет (+71%), Истанбул (+51%), Анталья (+39%) һәм башка рейслар күрсәткән.
Халыкара юнәлешләрдә иң зур ихтыяҗ Антальяга (65 572 пасс.) һәм Дубайга (53 544 пасс.).
Тулаем алганда, «Казан» халыкара аэропорты гыйнвардан алып 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 32% ка күбрәк пассажирга хезмәт күрсәткән.