26 майда Бигеш халыкара аэропортында популяр төрек курорты – Даламанга рейс ачу тантанасы узды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

26 майда Бигеш халыкара аэропортында популяр төрек курорты – Даламанга рейс ачу тантанасы узды.

Чарада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, Бигеш аэропортының генераль директоры Сергей Романцов, шулай ук Даламан аэропорты директоры Хамди Гювенч һәм Anex Tour төбәк директоры Заур Гаджиев катнаштылар.

Бәйрәм чарасы барышында рәсми затлар яңа рейсның ике төбәк өчен дә һәм халык арасында ихтыяҗ зур булгани юнәлешләрнең әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Авиация традициясе буенча Даламаннан килгән беренче рейсны ике янгын сүндерү машинасы ярдәмендә төзелгән су аркасы белән каршы алдылар.

Беренче рейс пассажирларын бик күңелле озаттылар: Бигеш аэропорты терминалында бәйрәм концерты оештырылды, бәйрәм атмосферасын төрек-татар фуршеты  (пахлава, рахат-лукума, чәк-чәк, өчпочмак һәм башка милли ашамлык) тулыландырды.

Кызыл тасманы кисү тантанасыннан соң 189 беренче рейс пассажиры кояшлы Даламанга киттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Бигеш аэропортының җәйге очышлар җәдвәлендә Даламанга чартер рейсларны Azur Air авиакомпаниясе гамәлгә ашыра.  Рейска билетлар турпакетлар составында сатыла. Рейслар 26.05.2018 алып 29.09.2018 кадәр 10-11 көнгә бер тапкыр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International