Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 уздыру сәбәпле 15 июньнән 8 июльгә кадәр Казан-Аэропорт-Казан маршруты буенча 48 шәһәр яны поезды бер сәгать интервал белән йөриячәк.
Казан-Аэропорт юнәлешендәге шәһәр яны поездларының түбәндәге кузгалып китү вакыты билгеләнгән: 00.03, 01.00, 02.23, 03.40, 05.00, 06.20, 07.44, 08.05, 09.00, 09.50, 11.00, 12.25, 13.15, 14.45, 15.35, 16.37, 16.55, 18.05, 19.00, 20.02, 20.50, 21.40, 22.10, 23.22.
Аэропорт-Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының кузгалып китү вакыты: 00.10, 01.40, 03.00, 04.18, 05.40, 06.20, 07.05, 08.20, 08.55, 10.00, 11.30, 12.00, 13.15, 14.20, 15.35, 16.15, 17.18, 17.40, 18.53, 19.40, 20.50, 21.30, 22.33, 23.00.
Матчлар булган көнне һәм киләсе тәүлекнең 6.00 кадәр Казан-Аэропорт-Казан поездлары тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.