Татарстанда тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буенча экологик рейд үтте

2018 елның 25 мае, җомга

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге полигонында Татарстан Республикасы чикләрендә тимерьюлчылар, «Түбән Кама» милли паркы, табигатьне саклау ведомстволары һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләренең уртак экологик рейдлары узды.

Белгечләр тимер юлга бүлеп бирелгән полоса буенча санкцияләнмәгән чүп ташлау урыннарын ачыклау максатыннан озынлыгы 240 км артык булган Тихоново-Бөгелмә тимер юл участогын карадылар. Махсус саклана торган табигый территория булып торган «Түбән Кама» милли паркы территориясеннән узучы тимер юл участогына аерым игътибар бирелде.

Карап чыгу нәтиҗәләреннән соң рейдның барлык катнашучылары бүлеп бирелгән полосаның санитар-эстетик торышы сизелерлек яхшыруын билгеләп үттеләр. Бакчачылык ширкәтләре һәм гараж комплекслары янында зур булмаган чүп ташлау урыннары ачыкланган, аларның саны 2017 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимегән (95тән 51 кадәр).

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасы чикләрендә халыкта экологик культура, экологик тәрбия һәм әйләнә-тирә мохитне саклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International