Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын һәм катнашучыларын кабул итүгә әзерлекне бәяләү өчен Казан-1, Казан-2 тимер юл вокзалларында һәм «Казан» Халыкара аэропортында булды. Әлеге чарада Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Александр Черемнов, «Казан» халыкара аэропорты ААҖ генераль директоры Алексей Старостин, «Содружество» шәһәр яны компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин катнаштылар.
Башта Ленар Сафин Казан-1 һәм Казан-2 тимер юл вокзалларын карады. Вокзалларда, платформаларда һәм күчү күперләрендә видеотеркәү камералары урнаштырылган.
Аннары катнашучылар Казан аэропортына юл тоттылар.
Аэропортның транспорт инфраструктурасы объектлары махсуслаштырылган техник контроль һәм хәбәр итү чаралары белән тәэмин ителгән. Аэропортта заманча техник саклау чараларын кулланып периметрны заманча саклау системасы булдырылган.
Ленар Сафин фикеренчә, гомумән, барлык транспорт инфраструктурасы объектлары Футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын һәм катнашучыларын каршы алуга әзер. Ул территорияләрне төзекләндерү, объектларның эчке һәм тышкы эстетик торышы буенча кисәтүләр ясады, кимчелекләр 1 июньгә кадәр бетерелергә тиеш.