«ЮВТ АЭРО» Татарстан авиакомпаниясе яңа төр самолетлар алуны планлаштыра

2018 елның 25 мае, җомга

«ЮВТ АЭРО» Татарстан авиакомпаниясе очышларның җәйге программасын тәкъдир итте.

Генераль директоры Петр Трубаев сүзләренә караганда, төбәкләрнең транспорт үтемлелеген үстерү һәм илебез халкының мобильлеген арттыру  авиакомпаниянең төп бурычларының берсе. Хәзерге вакытта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе ил эчендә 60 юнәлеш буенча очышлар башкара, шуларның 20 – Казаннан. 16 июньдә Батумига беренче халыкара регуляр рейс планлаштырылган.

Бүгенге көндә эксплуатацияләнә торган CRJ200 самолетларының очыш ераклыгы 2-2,5 мең км белән чикләнгән. Үзләренең техник характеристикалары буенча алар еракка оча алмыйлар. Шуңа күрә авиакомпаниянең стратегик бурычларының берсе булып яңа типтагы һава судноларын сатып алу тора. Һәм бу мәсьәлә килешүнең  финал стадиясендә тора. Авиапаркны киңәйтү маршрутлар челтәрен үстерү өчен (шул исәптән халыкара юнәлешләр хисабына) кирәк. Авиакомпания беренче этапта 8 елдан да озак файдаланылмаган өч һава судносын алырга планлаштыра, аннан паркны үстерүне дәвам итәчәк. Яңа самолетлар сатып алганнан соң авиакомпания БДБ һәм Европа Берлеге илләренә халыкара юнәлешләрне киңәйтүне планлаштыра: Татарстан башкаласыннан Париж, Милан, Мюнхен, Тель-Авив, Ереван, Дүшәнбе, Ташкентка һ. б турыдан-туры рейслар ачу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International