Nordwind Airlines 1 июньдә авиакомпания өчен яңа булган Казан-Ташкент очышлар программасын ача. Даими рейслар 220 урынлы Airbus A321 лайнерларында башкарылачак. Җомга көннәрендә Казаннан очыш 18.05 сәгатьтә, Үзбәкстан Республикасы башкаласына самолет 23:15 килә. Кире якка очыш киләсе көнне 01.40, Казанга 03.05 килә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Җәдвәлгә үзгәрешләр кертелүе мөмкин. Үзбәкстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алда.