Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Эш урамын ремонтлау тулы көченә бара. Элек ул Татмедиа диварлары яныннан Декабристлар урамыннан Бондаренко урамына кадәр уза торган юл иде. Аның озынлыгы 230 м тәшкил итә.
Агымдагы елда Декабристлар урамы буйлап скверны төзекләндерүнең дәвамы итеп Эш урамы җәяүлеләр урамына әвереләчәк. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында ул җанатарларның җәмәгать транспорты һәм метро тукталышларыннан «Казан» Касәсенә (анда мундиаль чорында Җанатарлар фестивале узачак) кадәр төп хәрәкәт маршруты булачак.
Финанслау күләме 9,86 млн. сум тәшкил итә.