Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 25 мае, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,85 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,32 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4918 кеше килгән, 4603 пассажир киткән.

25 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан. Температура: +13 - +18 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International