Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

Утырышта Россия Федерациясенең 2018 елга «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында Казан һәм Яр Чаллы шәһәр агломерацияләре автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү комплекслы программаларына үзгәрешләр кертү, үткәрелгән аукцион нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коррупциягә каршы ведомство программасын гамәлгә ашыруның барышы мәсьәләләре каралды.

Иҗтимагый совет әгъзалары Россия Федерациясенең «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында Казан һәм Яр Чаллы шәһәр агломерацияләре автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү комплекслы программаларына кертелгән үзгәрешләрне расладылар. Үзгәрешләр юл-транспорт һәлакате еш теркәлгән урыннарны бетерү буенча чараларга 2018 елда үткәрелгән аукцион нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән экономия юнәлешләренә кагыла. Шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коррупциягә каршы ведомство программасын  гамәлгә ашыру буенча 2018 елның I яртыеллык нәтиҗәләре игътибарга алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International