Казанның ПАТП-2 спортчылары хезмәт күрсәтү өлкәсендәге тармакларның командалары арасында Волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында җиңүче булды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

19-20 майда сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге тармакларның командалары арасында Волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының III этабы ярышлары узды. Ярышлар Биектау районының «БИЕКТАУ» спорт комплексында оештырылды.

 

 I урынны «ТР автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезметкерлеренең профессиональ союзы» иҗтимагый оешмасы яулады. Транспорт комплексын Казанның «ПАТП № 2» МУП волейбол командасы тәкъдим итте, ул берничә ел дәвамында тармакара спорт ярышларында тотрыклы рәвештә беренче урыннарны били. Предприятиедә спортны үстерүдә ярдәм иткән өчен генераль директор Альберт Мөхәммәтшинга, профсоюз лидеры Юлия Закировага һәм яшьләр советы рәисе Игорь Мусинга рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Команда Кубок, диплом, медальләр белән бүләкләнде, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International