Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,12 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,16 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 108 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5534 кеше килгән, 5310 пассажир киткән.
22 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +21 - +26 градус.