«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Восстание урамының Декабристлар урамыннан алып Горький шоссесына кадәр өлешендә актив темплар белән ремонт алып барыла. Ремонт барышында 100 мең кв.м мәйданда яңа сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасы җәеләчәк, тротуар төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта машиналар йөрү өлешендә тигезләүче асфальт-бетон катламы җәелгән, тротуарны демонтажлау, борт ташларын монтажлау, тротуарда өлешчә асфальт-бетон җәю буенча эшләр башкарылган.
Эшләрнең генераль подрядчысы булып «Волгадорстрой» ҖЧҖ тора.