Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,21 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,23 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4039 кеше килгән, 4620 пассажир киткән.
21 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +16 - +21 градус.