Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 22 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,94 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,24 метрдан санала), Камада су 63,06 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5220 кеше килгән, 3970 пассажир киткән.
18 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +24 - +29 градус.